Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бәйрәмегез шатлык белән үтсен

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан пиротехник продукция сату күләме кискен арта. Балалар да, ата-аналар да фейерверклар, петардалар, бенгаль утларының сыйфатына карамыйча сатып ала. Күпчелек пиротехника Кытайда җитештерелә, ә аларның күбесе исә саклык кагыйдәләренә туры килми. Фейерверк дип, кайбер очракларда шартлау куркынычы булган шаулы пиротехника сатыла. Аларны куллану нәтиҗәсендә, кешеләр тән җәрәхәтләре...

Г.ӘБҮЗӘРОВА,
21 нче янгын сүндерү часте
кече инспекторы.
Ләйсән Зәйнуллина тәрҗемәсе.

Пиротехника кулланган чакта тәмәке тарту катгый тыела. Ракетницадан аткан вакытта якын-тирәдә машиналар булмавына да инаныгыз. Авыл тирәсендә кулланган очракта, агач йортлардан, тиз янып китүчән әйберләрдән читкә китегез. 50 метр арада янып китүчән әйберләр булырга тиеш түгел. Тамашаны карап торучыларга исә фейерверк җибәрелә торган җирдән 15-20 метр ераклыкта торырга киңәш ителә.

Бенгаль утларын, шартлаучан "хлопушка"ларны өй эчендә кулланырга ярамый. Электр гирляндаларының заводта җитештерелгәнен һәм электр челтәрен заводта эшләнгән саклагыч белән бергә кулланыгыз. Чыршыны шәмнәр һәм тиз янучан материалдан эшләнгән уен-чыклар белән бизәмәгез. Йортыгызда чыршы урнаштырырга теләсәгез, башта аны салкында тотыгыз. Коелган ылысларны һәрдаим җыеп торырга кирәк, чөнки ул дары кебек, кечкенә очкыннан да янып китә. Чыршының нигезе нык, ышанычлы торсын, электр җылыткычларыннан читтә булсын.

Кыш - ул салкын һава һәм җемелдәп торучы кар гына түгел, ә янгын чыгу очракларының арткан вакыты да. Янгынны кисәтү, аны сүндерүгә караганда, күпкә җиңелрәк икәнен исегездә тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса