Бөгелмәләр, сак булыгыз! Язгы бозга ышаныч юк!
"Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма", - ди халык. Чыннан да, көзге боз, кеше авырлыгыннан чатыр-чатыр чатный башлый, ә язгы боз кеше баскан җирдә туп-турыга ишелеп кенә төшә. Көндезге якларда һава температурасы җылына башлауга, сулыклардагы боз капламы да көпшәкләнә. Боз өстеннән йөргәндә сакланмасаң, күңелсез хәлгә юлыгу ихтималы да бар....
"Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма", - ди халык. Чыннан да, көзге боз, кеше авырлыгыннан чатыр-чатыр чатный башлый, ә язгы боз кеше баскан җирдә туп-турыга ишелеп кенә төшә.
Көндезге якларда һава температурасы җылына башлауга, сулыклардагы боз капламы да көпшәкләнә. Боз өстеннән йөргәндә сакланмасаң, күңелсез хәлгә юлыгу ихтималы да бар. Яз көне кешеләрнең ваемсызлыгы еш кына үлем очракларына да китерә. Шуңа күрә, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү таләп ителә.
Белеп торыгыз: кеше үтеп китә алсын өчен бозның калынлыгы ким дигәндә 10 сантиметр булырга тиеш; елга тамакларында, суның бөтерелеп, шәп аккан урыннарында, чишмә бәргән җирләрдә, агач һәм камышлар тирәсендә боз тотрыксыз була; һава температурасы өч көн дәвамында 0 градустан югарырак тора икән, бозның ныклыгы 25 процентка кими; язын балаларның үзләрен генә су буена җибәрергә ярамый.
Боз өстендә үз-үзеңне тоту тәртипләре. Тәүлекнең караңгы вакытында, шулай ук томан һәм явым-төшем вакытында да боз өстенә чыкмагыз. Бозның ныклыгын, кабатлап әйтәм, аяк белән тибеп тикшерергә ярамый, чаңгы таягы, яисә шуның ише очлы башка берәр нәрсә белән төртеп караганда аз гына булса да су чыга икән, боз ышанычлы түгел дигән сүз. Мондый чакта аякларны җилкә киңлегендә аерып басып, боз өстеннән шудырып кына атлый-атлый, килгән эздән кире ярга чыгарга кирәк; боз өстеннән берничә кеше барасыз икән, янәшә түгел, ә бер-берегездән 5 - 6 метр ара калдырып атларга кирәк; балыкчылар чокыган бәкеләр арасы да кимендә шундый ераклыкта булырга тиеш. Балыкчы өстенә коткару жилеты кияргә, үзе белән бер башына 400 - 500 граммлы авыр нәрсә тагылган 15 - 20 метрлы бавы булырга тиеш. Бозлы суга төшкән кеше 10-15 минуттан туңа, 20 минуттан ул аңын җуярга мөмкин.
Онытмагыз: исерек хәлдә боз өстенә чыгарга, боз өстендә йөгереп йөрергә, сикерергә, бер урында күпләп җыелырга һич тә ярамый.
Юлия ЧУРИНА,
ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча
Бөгелмә укыту-методик үзәге филиалы укытучысы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа