Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәлеләр! Шомафилар корган тозак ятьмәсенә эләкмәгез!

Кырыгалдарларның ышанучан халыкны алдау ысуллары кырык төрле. Шуларның берсе - алдап, кешеләрнең банк карталары аша акча үзләштерү. Сезгә "банк картагыз блокка куелды, аны алу өчен тиз арада акча күчерергә кирәк, аңа кадәр менә шундый номерга шылтыратыгыз" дигән эчтәлектәге смс-хәбәр килә. Кеше алар күрсәткән акчаны күчергәнчегә кадәр мошенниклар аның белән элемтәне...

Кырыгалдарларның ышанучан халыкны алдау ысуллары кырык төрле. Шуларның берсе - алдап, кешеләрнең банк карталары аша акча үзләштерү.
Сезгә "банк картагыз блокка куелды, аны алу өчен тиз арада акча күчерергә кирәк, аңа кадәр менә шундый номерга шылтыратыгыз" дигән эчтәлектәге смс-хәбәр килә. Кеше алар күрсәткән акчаны күчергәнчегә кадәр мошенниклар аның белән элемтәне өзми.
Сезне талау өчен шомафига сезнең картаның саннары һәм ПИН-коды гына кирәк. Шуларны әйтүгә, телефонны сүндерәләр һәм башкача аларга шылтырата алмыйсыз инде. Ә картагыздагы акча ул арада юкка чыга.
Бу очракта ни эшләргә соң?
-Беркемгә дә картагыз реквизитларын әйтмәгез. ПИН-кодны бер генә оешма да, бер генә кеше дә сорарга хаклы түгел!
-Картагыз чынлап блокка куелганмы икәнлекне тикшереп карау өчен банкның клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә әылтыратыгыз. Ул еш кына картаның үзендә үк күрсәтелгән була.
-Кайвакытта угрылар телефоныгызга "әлеге мизгелдә кемдер картагыздан акча ала, аларның счётларын блокка кую өчен банк операторына шылтыратыгыз дип смс-хәбәр җибәрәләр, телефон номерын язалар. "Шәфкатьле оператор" исә тиз генә банкомат янына барып, картаны банкоматка куеп, ПИН-кодны һәм үзләре күрсәткән номерны җыярга куша. Каушаган кеше, әлбәттә, шулай эшли һәм картасында булган бар акчасыннан колак кага.
Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Уяу булыгыз, шомафилар корган тозак ятьмәсенә эләкмәгез!
Мошенниклар хакында нинди дә булса мәгълүматыгыз бар икән, 02, 6-95-02, 6-96-02 телефоннары аша эчке эшләр бүлегенең дежур частька шылтыратыгыз (тәүлек әйләнәсенә). Сезнең ярдәм кемнедер бәладән коткарып калырга булышыр.
Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса