Бөгелмәдә ОРВИ белән авыручылар саны арткан
Грипп сезоны узды, әмма дәвалау оешмаларына ОРВИ симптомнары белән мөрәҗәгать итүчеләр бар әле. Дөрес, элекке кебек күп түгел инде. Бөгелмә районы "Роспотребнадзор" бүлегендә хәбәр итүләренчә, мартның соңгы тулы атнасында кискен-респиратор вирус белән йогышланганнар саны 242 булган, шуларның 192се - балалар. Әлфинур Шәвәлиева әзерләде. Бөгелмә үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире...
Грипп сезоны узды, әмма дәвалау оешмаларына ОРВИ симптомнары белән мөрәҗәгать итүчеләр бар әле. Дөрес, элекке кебек күп түгел инде. Бөгелмә районы "Роспотребнадзор" бүлегендә хәбәр итүләренчә, мартның соңгы тулы атнасында кискен-респиратор вирус белән йогышланганнар саны 242 булган, шуларның 192се - балалар.
Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.
Бөгелмә үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Раил Миргалимов та югарыда әйткәннәрне раслады:
- Бүген грипп белән авыручылар юк инде. Әмма ОРВИдан соң катлауланулар мәсьәләсе актуаль булып кала. Шунысы мөһим, грипптан соңгы үпкә ялкынсынулары белән чагыштырганда, пневмония белән авырып китүчеләрне дәвалау тиз арада уңай нәтиҗә бирә.
Хәзер бик күпләр тизрәк җиңел киемгә күчәргә ашыга. Бу чорда сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу кирәк: аяк киеме су үткәрерлек булмасын. Организм витаминнарга кытлык кичергән бу чорда төрле чирләр тиз ябышучан була. Җылы оекбашлар, резин итекләр - аяк чыланудан һәм туңудан иң яхшы чара шул.
Шул ук вакытта эчәк инфекциясе "баш күтәрде". Йогышлы авырулар бүлегендә сальмонеллёз очраклары теркәлде. Ә бу исә ит, сөт продуктлары һәм йомыркалар аша эләгә.
-Чи йомырканы ризык итеп кулланырга һич ярамый. Кошчылык һәм терлекчелек продукцияләрен термик эшкәртү мәҗбүри. Итне дә кеше кулыннан алырга киңәш итмәс идем. Ул ветеринар тикшерүе узган булырга, санитария шартлары сакланган махсус урыннарда гына сатылырга тиеш. Ә инде ОРВИ, яисә эчәклек инфекциясе билгеләрен сизәсез икән, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итегез, - ди Раил Мирсәет улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа