Бөгелмә районында табиблар яңа “Сovid-19” авыруларын ачыклады
Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды.
Татарстанда 28 яңа “COVID-19” очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 26сы – элемтәләр нәтиҗәсендә.
3 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 25 кеше өйдә дәвалана.
Иң күп чирләүчеләр 30дан 50 яшькәчә – 12 кеше, 60тан 70 яшькә кадәр – 7 кеше, 50дән 60 яшькә кадәр һәм 70тән 80 яшькә кадәр – 3әр кеше, 18дән 30 яшькәчә 2 кеше һәм бер балигъ булмаган бала.
Шәһәрләр буенча: коронавирус белән авыручыларның иң күп саны, гадәттәгечә, Казанда – 18 очрак, Арча районында – 2. Яр Чаллы, Апас, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Нурлат, Саба һәм Спас районнарында 1әр “Сovid-19” очрагы теркәлгән.
31 августка Татарстанда авыручылар саны 6 509 кеше.
Бу чорда 5 297 кеше савыкты.
Моннан тыш, бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды.
1929 елда туган хатын-кыз Саба район үзәк хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелә. Җитди хроник авырулары да була. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.
1960 елда туган Казан шәһәрендә яшәүче хатын-кыз 16нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсе базасында эшләгән яңа коронавирус йогышы буенча вакытлы госпитальгә озатыла. Хроник авыруларның кискенләшүе аркасында аның хәле авырая. Вирус идентификацияләнгән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Туганнарының һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа