Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмә районында янгында кеше вафат

Кичә 18 сәгать 44 минутта 64 нче янгын сүндерү бүлегенә Бөгелмә районы Забугоровка авылы, Низовская урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыгу хакында хәбәр килеп ирешә. 18 сәгать 54 минутта, дежур патруль килеп җиткәндә, өй эчен ялкын чорнап алуы күзәтелә, өй түбәсеннән куе төтен чыга. Беркем дә ярдәм сорамый. Янгын сүндерүчеләрне...

Кичә 18 сәгать 44 минутта 64 нче янгын сүндерү бүлегенә Бөгелмә районы Забугоровка авылы, Низовская урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыгу хакында хәбәр килеп ирешә.

18 сәгать 54 минутта, дежур патруль килеп җиткәндә, өй эчен ялкын чорнап алуы күзәтелә, өй түбәсеннән куе төтен чыга. Беркем дә ярдәм сорамый. Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗасының хатыны каршы ала, ул иренең өй эчендә булуын хәбәр итә. Өйгә керү ишеге эчке яктан бикле була, янгынның бөтен йорт мәйданына һәм якында урнашкан сарайга күчү куркынычы яный. Ут 32 квадрат метр җиргә таралган була инде.

18 сәгать 58 минутта, янгын сүндерү вакытында диванда йорт хуҗасының гәүдәсе табыла. Аңарда яшәү билгеләре булмый инде. Ул шунда ук саф һавага чыгарыла һәм Үзәк район хастәханәсенең медицина ашыгыч ярдәме бригадасына тапшырыла. "03" хезмәткәрләре, тикшергәннән соң, зыян күрүченең үлгән булуы хакында хәбәр итәләр.

"Янгынның сәбәпләре ачыклана" - дип хәбәр итә эчке хезмәт майоры Юрий Хребет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса