Бөгелмә районы делегациясе – мөселманнар корылтаенда
17 апрельдә Казанда Татарстан мөселманнарының чираттагы VII Корылтае булып узды. Тантаналы чарада Бөгелмә районы делегациясе дә катнашты (рәсемдә). Чара Коръән аятьләре укып, дога кылудан башланды. Беренчеләрдән булып делегатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев 2013-2017 елларда башкарган эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Шулай...
17 апрельдә Казанда Татарстан мөселманнарының чираттагы VII Корылтае булып узды. Тантаналы чарада Бөгелмә районы делегациясе дә катнашты (рәсемдә).
Чара Коръән аятьләре укып, дога кылудан башланды. Беренчеләрдән булып делегатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев 2013-2017 елларда башкарган эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Шулай ук делегатлар игътибарына нәзарәтнең үзәк ревизия комиссиясе хисабы да тәкъдим ителде.
Камил хәзрәт үзенең чыгышында киләчәктә мөселман өммәте каршында торган бурычларны да барлады. Бүгенге көндә нәзарәт составына 1415 мәхәллә һәм 1430 мәчет керә. Аларда 1400 имам хезмәт итә. Бу - Россия Федерациясендә эшләп килгән бөтен мәхәллә һәм мәчетләрнең чирегеннән артык. Шул ук вакытта соңгы 4 ел эчендә генә республикада 50дән артык яңа мәчет ачылган.
Хисап докладларыннан соң мөфти, аның беренче урынбасары, баш казый һәм үзәк ревизия комиссия әгъзаларын сайлау булды. Делегатларның күпчелек тавышы белән мөфти итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин, беренче урынбасары итеп - Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, баш казый итеп - Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды.
Шулай ук Корылтайда катнашучылар нәзарәтнең уставына үзгәрешләр дә кабул итте. Татарстан мөселманнарының VII Корылтае дәүләт бүләкләре тапшыру белән һәм Коръән укып тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа