Республикада печән хәзерләү эшләре тәмамланып килә. Алда кузаклы һәм бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тора. Чәчүлек орлыкларның күп өлеше Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән, шул исәптән фитосанитар зоналардан да кайтартылган иде.
Марат ГАБДЕЛХАКОВ,
ТР "Россельхознадзор" идарәсе
дәүләт инспекторы.
Ә. Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Карантин фитосанитар зона-терри-тория - карантин игълан ителгән объектлар табылу нәтиҗәсендә карантин режимы игълан ителгән зона ул. Карантин объектлар исә - ил территориясендә бөтенләй булмаган, яисә бик чикле урыннарда гына очрый торган, әмма читтән килеп эләгү һәм зыян салу ихтималы булган корткыч бөҗәкләр, зарарлы үсемлекләр ул.
Барлык хуҗалыклар да диярлек, мәсәлән, кукуруз орлыгын Кабардино-Балкария Республикасыннан кайтарттылар. Ютазы һәм Баулы районнары-ның кайбер хуҗалыклары бодай һәм арпа орлыгын карантин игълан ителгән чүп үлән - амброзия киң таралган Самарадан алып кайттылар.
Чәчүлек материал фитосанитар зонадан кайтарылган икән, РФ Авыл хуҗалыгы минстрлыгының 2009 елның 22 апрелендә кабул иткән 160 нчы
карары нигезендә, хуҗалыклар тик-шерү-карау эшләрен үзләре оештырырга тиеш.
Карантин фитотикшерүләре зарарлы бөҗәк, яисә чүп үлән орлыгы эләкмәгәнме диеп, аларны вакытында ачыклау, чикләрен билгеләү, кирәк очракта карантин режимын кертеп, аларны юк итү чарасын күрү өчен кирәк. Чөнки карантин игълан ителгән исемлеккә эләккән үлән, яисә бөҗәк барлыгы ачыкланган очракта, хуҗалык җитәкчеләре бу хакта кичекмәстән "Россельхознадзор" идарәсенең җирле оешмасына хәбәр итәргә тиешләр.