Бер төндә – 115 исерек!
Россия Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе, ЮХИДИ хезмәткәрләре, медиклар һәм башка профильле хезмәт вәкилләре белән берлектә, транспорт йөртүчеләрне "тоташтан" тикшерү чараларына кереште.
Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
ЮХИДИнең пропаганда бүлеге
хезмәткәре.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Исерек кешене бөтенләй юлга чыгармау - дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хәл итәсе бурычларның иң әһәмиятлеләреннән берсе шул хәзер. Әйе, исереккә юлда урын булырга тиеш түгел. Чөнки нәкъ менә шундыйлар гаебе белән Россия юлларында ел саен 2 меңнән артык кешенең гомере өзелә. Ә им-гәнеп калганнары күпме тагын! Илебез бу сәбәптән матди яклап та, рухи яклап та коточкыч зур югалтулар кичерә.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе мәгълүматларына караганда, агымдагы елның март бәйрәме көннәрендә генә дә (8 - 10 мартта) җөмһүрияте-без территориясендә 200ләп исерек шофёр "эләккән".
10 мартка каршы бер төн эчендә генә дә транспорт белән идарә итүче 115 кешенең исерек булганлыгы ачыкланган. Ә узган ике айда теркәлгән андыйларның саны - 3,5 мең кеше.
Узган ел республика территориясендә исерекләрнең рульгә утыруы аркасында 381 юл һәлакәте килеп чыккан. Нәтиҗәдә 76 кеше һәлак булган, 561 кеше имгәнгән, төрле тән җәрәхәтләре алган. Агымдагы елның беренче ике аендагы статистика мәгълүматлары да исерекләр гаебе белән инде 20 юл-транспорт вакыйгасы булганлыгын, анда 3 кешенең гомере өзелгәнен, 29 кешенең имгәнгәнен күрсәтә.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 нче маддәсенең 1 һәм 2 нче өлешләрендә исерек килеш автотранспорт чарасы белән идарә иткән кешегә 1,5 елдан 2 елга кадәр аны йөртү хокукыннан мәхрүм калу куркынычы яный. Шундый ук гаеп белән кабат "эләккән" очракта транспорт чарасы белән идарә итү хокукы өч елга чикләнә.
Полиция хезмәткәренең медицина тикшерүе узуны таләп итүен кире каккан шофёрларга да шундый ук җәза чарасы билгеләнгән. Исерек килеш машина йөрткән, әмма, туктаткач, полиция хезмәткәренең әлеге законлы таләбенә буйсынмаган затларны 15 тәүлеккә "утыртып кую" мөмкин икәнлеге турында да әйтелә законда.
Исерек кеше гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт вакыйгасында үлүче була икән, ул транспорт йөртүчегә карата җинаять эше кузгатыла, аны
7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Ә инде фаҗигадә ике яки аннан да күбрәк кешенең гомере өзелсә, 9 елга кадәр "рәшәткә" артына кереп утыруы бик ихтимал. Андыйлар ике очракта да өч елга кадәр транспорт белән идарә итә алмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа