Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Балалар, SMSлар, комбайннар турында...

Шәһәр хакимияте бинасында оешма-предприятиеләр җитәкчеләренең гадәттәге дүшәмбе киңәшмәсе узган атнада булган вакыйгаларны барлаудан, аларга анализ бирүдән башланды. Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА. Мәгариф өлкәсендә куанычлы хәбәр: быел Бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыйган укучылар саны 26га җиткән (узган ел 19 булган). Аерым фәннәр буенча гомуми нәтиҗәләр һәм район-шәһәрләр чагылышында мәгълүматлар тиздән билгеле буласы....

Шәһәр хакимияте бинасында оешма-предприятиеләр җитәкчеләренең гадәттәге дүшәмбе киңәшмәсе узган атнада булган вакыйгаларны барлаудан, аларга анализ бирүдән башланды.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Мәгариф өлкәсендә куанычлы хәбәр: быел Бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыйган укучылар саны 26га җиткән (узган ел 19 булган). Аерым фәннәр буенча гомуми нәтиҗәләр һәм район-шәһәрләр чагылышында мәгълүматлар тиздән билгеле буласы.
Мәктәп яны һәм шәһәр читендәге ял-сәламәтләндерү лагерьларында беренче смена төгәлләнде. Аларда барлыгы 2 меңнән артык бала ял итте.
Социаль яклау идарәсе белгечләре дә җәй айларында балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирәләр, бигрәк тә ишле һәм төрле проблемалары булган гаиләдә тәрбияләнүче балаларны күз уңыннан ычкындырмау хәерле.
Ә менә "Роспотребнадзор" белгечләренә ата-аналардан шикаятьләр килә башлаган. Эш шунда, караучысыз калган үсмерләр җәйге эссе көннәрдә суының сыйфаты һәм биологик составы гаять шикле булган "чокыр суларында" коеналар. Сулыкларның берсендә генә дә кисәтү язуы да юк.
Сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре әйткәнчә, соңгы вакытта тире һәм эчәк авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр саны арта төшкән.
Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларында да балаларга кагылышлы фактлар яңгырады: төнлә белән ялгыз йөргән өчен өч баланың ата-анасы чакыртылган.
Узган атнада шәһәрдә тагын бер кеше телефон аша SMS-хәбәр җибәреп акча эшләүче мошенниклар тозагына капкан һәм 4 мең сумыннан колак каккан. Шулай ук 27 җинаять теркәлгән, шуларның берсе - машина урлау очрагы. Бер атна эчендә
3 янгын очрагы теркәлгән.
Авыл хуҗалыгында да эшләр актив бара: күпьеллык үләннәрне беренче катка чабып әзерләү төгәлләнгән, барлыгы 6 800 тонна печән әзерләнгән, хәзер көч сенаж туплауга юнәлтелгән. Бу максатка 13 берәмлек чапкыч һәм техника эшли. Бер үк вакытта комбайннарны уракка әзерләү дәвам итә. Алдагы атнада аларны кабул итү чарасы узачак, анда министрлыктан да вәкил килүе көтелә.
Казанда узачак җәйге Универсиадага бәйле рәвештә, армия сафларына егетләрне туплау буенча язгы чакырылыш срогы быел кыска булса да, Бөгелмә хәрби комиссариаты планны йөз процентка үтәгән, 130 егет хәрби хезмәткә озатылган.
Килешү нигезендә хәрби хезмәткә кешеләр туплау буенча да Бөгелмә, Тәтеш һәм Буа районнары белән бергә, беренче өчлектә. Һәм бу юнәлештә алга таба да эш дәвам иттереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса