Акча түләүне компьютерга тапшырырга мөмкин
Росстат дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән электрон формада файдаланучы гражданнар өлешен ачыклау максатыннан сораштыру үткәргән. Татарстан, мәгълүмати технологияләр үсеш алган төбәк данын янә аклап, заманча механизмнарны кулланучылар исәбе буенча беренче урынны яулаган. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, республикабыз халкының 65,2 проценты интернет аша эш итеп үз тормышын җиңеләйтә. Икенче урында - 64,2 процент...
Росстат дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән электрон формада файдаланучы гражданнар өлешен ачыклау максатыннан сораштыру үткәргән. Татарстан, мәгълүмати технологияләр үсеш алган төбәк данын янә аклап, заманча механизмнарны кулланучылар исәбе буенча беренче урынны яулаган. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, республикабыз халкының 65,2 проценты интернет аша эш итеп үз тормышын җиңеләйтә. Икенче урында - 64,2 процент күрсәткече белән Мәскәү, өченче урында - Калининград өлкәсе (58,4 процент).
Россия буенча уртача дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада алу механизмыннан файдаланучылар өлеше нибары 39,6 процент тәшкил итә икән. Ә бит инде 2018 елга Россия Президентының "май указы" буенча бу күрсәткечне 70 процентка җиткерү бурычы куелган.
Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы uslugi.tatarstan.ru 2009 елда эшли башлады. Бүгенге көндә анда 230 электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелә. Узган елда татарстанлылар электрон хезмәтләрдән 60 миллион тапкыр файдаланган. Порталда 1,6 миллионнан артык шәхси кабинетлар теркәлгән. 2015 елда iOS һәм Android платформаларындагы смартфоннар өчен "Услуги РТ" яңа мобиль кушымта булдырылды. Шулай ук шәһәрнең халык күп йөри торган урыннарында 410 инфомат урнаштырылган.
Электрон хезмәтләрдән файдаланучылар моның рәхәтен инде күптән тойды. Почта һәм банк юлларын таптаулар, андагы су буе чиратларда вакытны әрәм итүләрне искә дә төшерәсе килми. Портал ярдәмендә үзеңә уңайлы вакытта интернетка кереп, компьютерның яки смартфонның берничә төймәсенә басып, бөтен түләүләрне башкарып була, табибка, төрле хакимият органнарына язылу, балалар бакчасына чиратка басу, мәктәпкә гариза бирү һ.б. хезмәтләрдән дә файдалану бик уңайлы.
Ә ай саен килә торган "бүләкләр" - исәп-хисап фактуралары белән бөтенләй дә эш итәсе килмәгәннәр исә, бер төркем түләүләрне автомат рәвешкә көйли ала. Бу функцияне җайлаган кулланучының банк картасыннан билгеләнгән сумма алынып кына бара. Акчамны урларлар дип куркырга да кирәкми: банк картасы мәгълүматлары махсус куркынычсыз системада саклана. Ул халыкара түләү системалары таләпләренә туры килә.
Хәзерге вакытта түбәндәге хезмәтләр өчен автомат рәвештә түләүне җайлап була:
1.Юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны каплау
Шәхси кабинетта сакланган автомобильгә бәйле штрафлар ЮХИДИ базасында барлыкка килгәч үк, мәгълүмат порталга җибәрелә. Штрафларны автомат рәвештә түләү җайланган булса, ул шунда ук шәхси кабинеттта сакланган карта хисабыннан алына гына.
Бу функция штрафларны 20 көн эчендә түләүчеләргә ташламалар каралганнан соң аеруча актуальләшеп китте. 50 процент ташлама каралган штрафлар, автомат рәвештә түләү җайланган булса да, тулы күләмдә түгел, ә шул ташламаны исәпкә алып каплана. Шул ук вакытта штрафларның беренче көннәрдә түләү ташлама гамәлдә булган вакытны югалтмаска мөмкинлек бирә.
Автомат рәвештә түләүне җайлау өчен соңгы айда Порталда уңышлы түләү гамәлгә ашырылган карта номерын беркетергә кирәк. Шулай ук кулланучы автомат рәвештә түләнгән штрафның максималь күләмен билгели, бу функция гамәлдә булган вакытны яки автомат рәвештә түләүне өч көнгә кичектерүне көйли ала.
Түләү өчен «Ак Барс» банкы картасы кулланылса, барлык төр түләүләр комиссиясез гамәлгә ашырыла. Башка банк картасы кулланылган очракта, комиссия 2 процент тәшкил итә.
2. ТКХ хезмәтләре өчен түләү
Торак-коммуналь хезмәтләр буенча автомат рәвештә түләү фатирның шәхси хисабы буенча җайлана. Әгәр дә бу функцияне билгеле бер сумманы түләүгә көйләсәң, ул һәр ай саен билгеләнгән көндә алыначак.
Шулай ук автомат рәвештә түләүне исәп-фактурасында билгеләнгән суммага җайлап була. Идарәче компания фатир өчен түләнәсе сумманы тәгаенләгәннән соң кулланучы SMS-хәбәр алачак, түләү кулланучы катнашыннан башка сакланган банк картасыннан башкарылачак. Шулай ук һәр кеше фатир өчен түләүнең максималь суммасын билгели ала. Әгәр дә кварплатадагы сумма билгеләнгән суммадан күбрәк булса, түләү башкарылмаячак. Бу очракта да кулланучы автомат рәвештә түләүнең гамәлдә булу вакытын һәм түләүне 3 көнгә кичектерүне билгели ала.
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү исемлектә булган идарәче компанияләр өчен бушлай. Башка идарәче компанияләр өчен комиссия "Ак Барс" банк картасыннан түләгәндә генә алынмый, башка карталардан комиссия 1 процент тәшкил итә.
3. Мәктәп картасын тулыландыру
Мәктәп картасы хисабын автомат рәвештә Яшел Үзән, Чаллы һәм Түбән Камада яшәүчеләр тулыландыра ала. Мәктәп картасында минималь сумма күләме күрсәтелә, картада акча әзрәк калуга ул шунда ук тулыландырылачак. "Ак Барс" банк карталарына ия булганнар өчен бу түләүләр комиссиясез башкарыла, башка банк картасыннан 2 процент күләмендәге комиссия алына.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА.
http://intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа