"Бөгелмә авазы" газетасының 9 ноябрь санында Ягсуп Мортазинның "Бөгелмәдә - яңа чүплек" дигән язмасы дөнья күргән иде. Исегезгә төшерәбез: " …Узган ел Подстанция төбәгендәге бакчаларны бөтенләй яндырып бетерә язганнар иде бит. Менә шул биләмәләрдә яңа чүплек хасил булды хәзер. Һәм ул көннән-көн зурая бара. Якын-тирәдәгеләр генә түгел, шәһәр үзәгеннән дә...
"Бөгелмә авазы" газетасының 9 ноябрь санында Ягсуп Мортазинның "Бөгелмәдә - яңа чүплек" дигән язмасы дөнья күргән иде. Исегезгә төшерәбез: " …Узган ел Подстанция төбәгендәге бакчаларны бөтенләй яндырып бетерә язганнар иде бит. Менә шул биләмәләрдә яңа чүплек хасил булды хәзер. Һәм ул көннән-көн зурая бара. Якын-тирәдәгеләр генә түгел, шәһәр үзәгеннән дә иске-москыларын, төзелеш чүп-чарларын китереп түгәләр бирегә…" - дип яза хезмәт ветераны. 23 декабрьдә аңа Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты җитәкчесе В.Гарәфетдинов имзасы белән рәсми җавап алынды. Хатта түбәндәгеләр язылган:
"Яз көне шәһәрне санитар чистарту барышында санкцияләнмәгән чүплек оештырылган территория җыештырылачак һәм яңадан да анда чүп-чар ташламасыннар өчен ул урын киртәләп куелачак".
Газетабызның шул ук санында "Хәвеф-хәтәр булмасын өчен" дигән исем белән Сирин Кәлимуллинның ПАТП районында яшәүчеләр исеменнән хакимият вәкил-ләреннән ярдәм сорап язган хаты басылган иде.
"…Бу районда, нигездә, авмототранспорт чаралары Казан урамы буйлап җил-дерәләр. Бәлки, биредә өс-тәмә рәвештә транспорт чараларының тизлеген ки-метә торган юл билгеләре куярга кирәктер?" - дип сорый ул. Рәсми җавапта болай диелә: "Сирин Кәлимуллинның мөрәҗәгатенә килгәндә, бу эшнең сезонлы характерда булуын истә тотып, җәяүлеләргә урам аркылы чыгу юлы "зебра"ны һәм Казан урамындагы "Калинка" кибете янында юл билгеләрен кую гамәле яз көне башкарылачак".