Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Телем, динем куәт алсын!

Татар дибез. Татар иле... Мөстәкыйльлек яуладык. Аралашыр өчен ике дәүләт телен сайладык. Тату яши күпмилләтле халык татар илендә, Дус йөзеннән сөйләшәбез "олы туган" телендә. Горур ил дип, дан тараттык. Җир шарына таныттык. Тик аяныч тел язмышы. Кирәклеген әллә оныттык?.. Көннән-көн бетә татарда телен белгән балалар, Бакча, мәктәп, ВУЗларда да юк...

Татар дибез. Татар иле...
Мөстәкыйльлек яуладык.
Аралашыр өчен ике дәүләт телен
сайладык.
Тату яши күпмилләтле халык
татар илендә,
Дус йөзеннән сөйләшәбез
"олы туган" телендә.
Горур ил дип, дан тараттык.
Җир шарына таныттык.
Тик аяныч тел язмышы.
Кирәклеген әллә оныттык?..
Көннән-көн бетә татарда
телен белгән балалар,
Бакча, мәктәп, ВУЗларда да юк
өйрәткән чаралар.
Ишетмәссең татар телен,
колак салсаң кайда да,
Әллә оят, әллә белмәү галәмәте:
сөйләшәбез тик "кухняда".
Татарны татар ошатмый.
Наданлыгын әллә танытмый,
Әйләнмәгән телдә булса да аралаша,
янәсе калышмый.
Тел чишмәсе - авыл картая.
Кемнәр калыр аны сакларга?
Яшәү яме кимеп, эш юккамы,
яшьләр күчеп китә калага.
Җуймас иде телен горур -
ят телдә белем ала,
Дүрт тел белү зарур хәзер,
түзәр микән соң бала?
Авыл саен мәчет салдык,
дингә без тартылабыз.
Гарәп телен белми халык,
Коръәнгә омтылабыз.
Коръән телен кем өйрәтә,
җитми бит мәдрәсә?
Азан әйткәч,
аңламыйча йөрибез бит бер нәрсә.
Берәвебез - совет чоры,
коммунист балалары,
Яшьләребез -
төзү-коруның пешмәгән алмалары.
Акрын гына телем бетә,
кызыксынмый шул яшьләр.
Тамырлары телнең кибә,
юктыр яшәртер эшләр.
"На-на техник" хәзер мәктәп,
интерактив такта яна.
Татарның горур тарихы
сурәтләнәме анда?
Бер буын яшьләр үстердек.
Сорасаң әгәр туктап,
Кем соң алар "Кара йөзләр",
Апуш, Шүрәле, Мокамай?..
Хәтта кайчак шикләнәләр:
ниләр кылган соң Тукай?
Сикерә җилкә, тыныч күзләр,
селкенми хәтта маңгай...
Адашкан өлкән буын Коръәндә юана,
таба юлын.
Интернет, китапны алышып,
яшьләргә бирде уен...
Гасыр шундый: күп беләбез,
почмаклар саен игълан.
Тел тамыры, тарих юылып, калмыйк,
дуслар, без надан.
Һәркемнең үз ихтыяры,
яратсын телен, динен.
Халык куәте,
татарлыгы яшь буыннарга иңсен!
Уйлыйк әле бик тирәннән,
көтми беркемнән ярдәм,
Онытмыйк телне, динне.
Татар, коткар үзеңне!
Теләк тә зурдан: кулын сузсын,
ташламасын ҖӨМҺҮРИЯТ!
Телем, динем куәт алсын!
Булсын милли сәясәт.

Мөнир ШӘВӘЛИЕВ.
Кодаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: шигырь