Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Сөенечнең әче тәме

42 ел элек төзелгән йортыбызга, ниһаять, быел капиталь ремонт уздырылачак дигәч, сөенечебез эчкә сыймады. Әмма… Әйе, нәкъ менә шулай дияргә туры килә. Чөнки бер мичкә балны бозарга бер кашык дегет җиткән кебек, безнең бәйрәмгә дә әче тәм керде. Хәзер аңлатам.

Воровский урамындагы 64 нче йортны төзекләндерү эше "Климат-сервис" җәмгыяте эшчеләренә ышанып тапшырылган икән. Егетләр фатирдан фатирга кереп, стоякларны алыштырып йөрделәр. Иң элек алар канализация торбаларын яңартырга керештеләр. Унитаз сатып алган кешеләргә берочтан аны да куюлары турында ишетсәк тә, күптән түгел генә яңарткан булганга, без искесен калдырырга фикер иттек.

Шакшысы күп булса да, түздек, аңлыйбыз, безнең өчен эшләнә бит. Эшләрен тәмамлап чыгып барганда эшчеләрнең берсе: "Апа, "бочок"ны ныгытучы болт селкенгән, шөрепләрен алыштырырга кирәк, малаегызга әйтегез", - диде. Бу сүзләрнең ни өчен әйтелүен мин соңлап кына аңладым шул. Икенче көнне карыйм, унитаз селкенеп тора. Иелеп, тирә-ягын карыйсы иттем. Менә сиңа мә, ремонтчылар моның бер "колагын" сындырганнар, ләбаса. Шунда ук мастерны һәм мине кисәткән теге егетне чакырдык. Эшче, күз дә йоммыйча, без күрмәдек дип җавап бирде. Җитмәсә, мастер да: "болтны алыштырганда сез үзегез сындыргансыз да, хәзер безнең исәпкә алыштырырга уйлыйсыз", - ди. Аннары безне мыскыл иткән кебек, эшчесенә мөрәҗәгать итеп: "Әйдә, чүплектә без алыштырган иске унитазлар күп бит, берәр чистарагын алып кереп урнаштырыйк", - диде. Моннан да артык сансызлыкның булуы мөмкинме соң?

Әгәр үзем игътибар итеп, алар бар чагында ук бөтенесен җентекләп тикшереп торсам, бу урынсызга га-епләүләрнең берсе дә булмас иде дә бит… Терсәкне тешләп булмый шул. Һәм без, бөтен гомеребезне хөкүмәткә намуслы хезмәткә биргән ике ветеран, бер гаепсездән гаеплеләр булып калдык.

Көтегез, килербез дип, вәгъдәләр биреп китсә дә, мастер яңадан күренмәде... Безнең йортка коммуналь хезмәтләр күрсәтүче "Спектр" идарәче компаниясенә шул турыда язып биргән шикаятемә дә җавап бирүче юк әлегә.

Хөрмәтле газета укучылар, сүземнең соңында сезнең барыгызны да кисәтәсем килә: әгәр йортыгызга ремонт керсә, берүк безнең кебек ачыгавыз булмагыз, эшчеләрнең һәр хәрәкәтен, һәр гамәлен игътибар белән күзәтеп, тикшереп торыгыз.

Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА,
"За трудовое отличие" медале иясе,
40 ел хезмәт стажы булган
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: капремонт йорт